Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Без моны сайлаучыларыбыз белән очрашуда һәрвакыт ачык тоябыз, – ди “Өмет” белән бергә” акциясенә йомгак ясап, җиңүчеләрне ачыкларга редакциягә килгән БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Рәсүл Госманов һәм Булат Юмадилов

Редакция үткәргән “Өмет” белән бергә” акциясендә катнашырга теләк белдереп укучыларыбыздан меңгә якын хат килде. Вәгъдә иткәнчә, яңа елның  тәүге көннәрендә  без аларга йомгак ясадык, җиңүче-ләрне ачыкладык. Бу күңелле дә, җаваплы да эшкә без быел БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитет рәисе Рәсүл Үзбәк улы Госманов белән БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, БР Адвокатлар палатасы президенты Булат Гомәр улы Юмадиловны җәлеп иттек. Чакыруыбызны ихлас кабул итте шәхесләребез.

 

.–Бүген БР Дәүләт Җыелышында язгы сессия башланды һәм беренче булып безнең Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитет үзенең утырышын үткәрде, – дип елмаеп килеп керде редакциябезгә Рәсүл Үзбәк улы. – Без Башкортстанның 40 процент җирлеген биләп торучы урманнарга кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшердек һәм утырыш тәмамлану белән сезнең янга ашыктык. Без “Өмет”не бик хөрмәт итәбез. Укучыларыгыз арасында барган бәйгегә йомгак ясау безнең өчен шулай ук җаваплы эш.
–Менә безнең алда йөзләрчә хат ята, әлбәттә, аларның барысы да бүләкләргә ия булмас, арада иң-иң бәхетлеләр генә моңа ирешер, ләкин “Өмет”не уку –үзе бәхет,- дип сүзгә кушыла Булат Гомәр улы. – Безнең сайлау округларында “Өмет”не беләләр, яратып укыйлар. Шулай булгач, безнең редакциягә килүебез табигый хәл.
Хөрмәтле депутатларыбыз әйтүенчә, журналистлар – власть белән халык арасын тоташтыручы күпер ролен үти.
–Без үз сүзебезне күпчелек очракта халыкка матбугат аша җиткерәбез, монда “Өмет”нең роле бәяләп бетергесез, – ди алар. – Халыкны кызыксындырырдай мондый чаралар үткәрүегез һәм безгә гәзит битләре аша сайлаучыларыбыз белән очрашырга мөмкинлек бирүегез өчен рәхмәт.
Рәсүл Үзбәк улы һәм Булат Гомәр улы – “Өмет” белән даими хезмәттәшлек итәләр. Бүген исә алар “Өмет” белән бергә” акциясенең спонсорлары булып та чыгыш ясадылар, хәтта без уенда биш кенә бүләк вәгъдә иткән булсак, алар бүләкләнүчеләр санын унга (!) җиткерергә тәкъдим итте. Моның өчен редакциябез һәм барлык укучыларыбыз исеменнән рәхмәт белдерәбез.
Хөрмәтле кунакларыбыз белән очрашкач, аларга дөньяви, көнүзәк мәсьәләләрне үз эченә алган сорауларны да бирми кала алмадык.
–Бүген күпләр гәзит-журнал-ларга язылмыйбыз, барсын да Интернеттан укыйбыз диләр. Моңа карашыгыз?
–Гәзитне кәгазь формасында укыйлармы, әллә Интернет ашамы – анысы мөһим түгел, тик укысыннар гына,– ди Рәсүл Үзбәк улы. – Бүген яшьләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә яңалыкны оператив рәвештә компьютер, интернет аша алырга тели һәм мин моны хуплыйм. Шуңа да “Өмет”кә электрон язылуны активлаштырып җибәрергә кирәк дип саныйм. Заман белән бергә атласак кына, тормыш арбасыннан төшеп калмаячакбыз.
– Интернет яхшы, ләкин бүген дә гәзитне кулларына алып укырга теләүчеләр бихисап,– дип коллегасына кушыла Булат Гомәр улы. – Гәзит ике форматта да яшәргә тиеш.
Кунакларыбыз фикеренчә, “Өмет” гәзите тормышка, респуб-ликада барган хәл-вакыйгаларга объектив каравы, башка кайсыбер соры басмалардан аермалы буларак, фактларны бозып күрсәтүгә юл куймавы белән хөрмәт уята. “Өмет”не укыганнар бервакытта да отылмый, алар республикада, дөньяда барган хәлләр белән хәбәрдар, күңелләрен рухи яктан баету мөмкинлегенә дә ия дигән фикердә кунакларыбыз.
Рәсүл Үзбәк улы әйтүенчә, республикада иң зур тиражга ия булган гәзит белән хезмәттәшлек итү аңа депутатлык эшендә нык ярдәм итә. Чөнки ул депутат булып сайланган Илеш һәм Дүртөйле районнарында халык “Өмет”кә бернинди басымсыз, үзләре теләп языла, аларның гәзиткә ышанычы зур. Сезгә халык ышана. Без дә ышанабыз.
–Без, депутатлар, урыннарда халык белән очрашулар үткәрәбез, Дәүләт Җыелышында да кабул итүләр оештырабыз. Ләкин анда бит санаулы кешеләр белән генә очрашу була. Ә менә гәзит аша һәр гаилә белән аралашу мөмкинлегенә иябез, – дигән фикердә ул.
–Бүгенге яшьләр матур әдәбият укымый, гәзит-басмаларга битараф дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Яшьләрне уку культурасына ничек тартырга?
– Сез дә, без дә аерым эшләп кенә уңышка ирешә алмаячакбыз, бу бар җәмгыятьнең коллектив хезмәте булырга тиеш. Ә гәзитләргә килгәндә, яшь буынны җәлеп итү өчен аларга кызыклы булган темаларны күбрәк яктыртырга кирәктер. Һәм тыгыз элемтәне югалтырга ярамый: моның өчен мәктәпләргә, уку йортларына барырга, гел бәйләнештә калырга кирәк,– ди бу уңайдан Рәсүл Үзбәк улы.
–Сезнең әлеге акцияне оештыруыгыз да аларны җәлеп итә: әнә бит, күпме яшьләрдән, күпме балалардан хатлар килгән, үзегезгә, башка басмалар укучылары белән бу кадәр тыгыз бәйләнеш булдыру белән мактана аламы икән,– дип сүзне күтәреп алды Булат Гомәр улы.– Сезгә афәрин дияргә генә кала!
– Бүген авылда республиканың 38 процент халкы яши. Ләкин күпләрне авыллар һәм анда яшәүчеләр санының кимүе борчуга сала...
– Берничә йөз ел дәвамында авылларыбызны “бетә” дип лаф оручылар күп булды, ләкин Башкортстан авыллары яши һәм күпләре үсештә дияр идем,– ди Рәсүл Үзбәк улы.– Беренчедән, авыл үзе дә, аның йөзе дә, авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм табигатьтән файдалану торышы да үзгәреш кичерә. Бүген гаять көчле техника, технологияләр тормы-шыбызга үтеп керде, элек авыл хуҗалыгын хезмәтләндергән кадәр эшче куллар кирәкми хәзер. Шул сәбәпле, кешеләр башка тармакларда эшлиләр. Минемчә, моның уңай ягы да, тискәре яклары да бар. Уңай ягы – күпләр читтә авыл хуҗалыгында күрелмәгән югары хезмәт хакы алып эшли, гаиләсенә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыра, киләчәген тәэмин итү өчен мая туплый. Икенчедән, алар гаиләләреннән аерылып торырга, еракта эшләргә мәҗбүр. Шунысы ышаныч бирә: алар, мәсәлән, Себер якларында эшләп, акча җыя һәм үзебезнең Башкортстанга кайтып йортлар сала, балалар үстерә һәм еш кына үз эшен ача.
–Ә бездә шәхси эшкуарлык, малтабарлык белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәр-лек,–дип сүзне дәвам итә Булат Гомәр улы.–Иң мөһиме, хокук грамотасына ия булу. Күпләр хәтта эшне нидән башларга, ничек үз эшен җәелдерергә белми. Бу уңайдан безнең республика хөкүмәте булдыклыларга, тырыш-ларга һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Тиешлы органнарга мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
–Килер бер көн, авылда яшәүчеләрнең яшәү дәрәҗәсе шәһәрнекеләрдән югарырак булыр һәм кешеләр авылда яшәргә теләр. Чөнки шәһәрдә халык артык күп тупланган, шау-шулы һәм начар экологияле мохит. Шәһәр кешене изә. Ә авылда тырыш, көчле рухлы кешеләргә яшәү өчен бүген бар мөмкинлекләр бар. Бүген күпләр эшкуарлык белән шөгыльләнүнең файда китерүен ачык аңлады. Безнең республикада аеруча куян үрчетү, балыкчылык, тире эшкәртү һ.б. тармакларда эшчәнлек башлау яхшы перспективалар вәгъдә итә,- ди Рәсүл Үзбәк улы.
–Узган елда Башкортстан аграрийлары мул уңыш алып куандырды. Быелга фаразлар ничек?
–Җәен дә, көзен дә яңгырлар булды, җир дым туплап өлгерде, көздән чәчкән уҗымнарның да торышы яхшы. Хаклар белән дә хәлләр яхшыра: җәен-көзен авыл хуҗалыгы товарларына хак төшкән булса, бүген күтәрелә башлады. Бүген җитештерүчеләр табыш китерә торган культураларга – көнбагыш, рапс, карабодай һ.б. өстенлек бирә.
–“Өмет” укучы яшьләр ара-сында киләчәктә сезнең кебек депутат булырга хыялланучылар да бардыр. Аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
–Укысыннар, иң мөһиме: үзләренең белемен арттырсыннар, властьларга ышансыннар, илебез-нең лаеклы гражданнары булсын-нар,– дип җавап бирде кунакларыбыз бертавыштан.– Бүген мин теләдем дә, депутат булдым дигән сүз түгел. Ул – искиткеч зур хезмәт һәм бу җаваплы эшне үз иңеңә алу өчен халык мәнфәгатен яклау юнәле-шендә зур эшләр башкарырга кирәк. Менә шул чакта халык сиңа ышаныч күрсәтер һәм сайлар.