Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Грипп килде. Гонконгтан...

“Башкортстанда грипп, вируслы чирләр эпидемиясе декабрь азагында – гыйнвар урталарында көтелә”, дип кисәткән иде безне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре. Гыйнвар урталары җитте, җәмәгать. Көннәр бер җылыта, бер суыта, әле генә кар ява, икенче карасаң, кояш чыккан була. Фаразлар чынга туры килде, ахры – республикада әлегә кадәр без ишетмәгән гонконг гриппы белән чирләгән авыру кешене теркәгәннәр.

Шулай итеп, лаборатор дәрәҗәдә Башкортстанга H3N2 штаммлы гонконг гриппының, аның юлдашлары – РС-вируслары, парагрипп һәм аденогриппның килеп җитүе расланган. Томаулаган, ютәлләгән, кискен респиратор вируслы инфекция эләктергән кешеләр саны артты – 2017 елның беренче атнасында барлыгы 24 мең кеше чирләгән.

Әлегә кадәр гадәти грипп, кош һәм дуңгыз гриппы кебек инфекцияләр белән генә таныш булган безнең халык гонконг гриппы турында нәрсә белергә тиеш?

–Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппның яңа төре барлыкка килүе турында кисәтә, –диде бу җәһәттән БР буенча Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. – Бу вирус 1960 ел азагыннан бирле билгеле. Аның Башкортстанга килеп җитүе бик мөмкин иде һәм шулай килеп чыкты да. Үткән елда А2009 вирусы өстенлек итте. Быел А Гонконг һәм А Колифорния вирусларының штаммлары хакимлек итә. Бер сүз белән әйткәндә, Русиядә нәрсә булса, шуны Башкортстанда да көтәргә кирәк. Бездә миграция зур бит, шәһәрләр белән элемтә тыгыз.

Гонконг гриппының төп билгеләрен һәркем белеп торырга тиеш:

– тән температурасы 39 градустан югары күтәрелә;

– кеше коса;

– эч китә;

– нык итеп баш авырта;

– йокы баса;

–ютәлләтә.

Шушы билгеләр булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

XIX гасырда барлыкка килгән гриппның бу төре 1968-1969 елларда мутациягә дучар булган “Азия гриппы”ның дәвамы буларак билгеле. Америка Кушма Штатларында гонконг гриппы пандемиясеннән 33 800 кеше үлгән. Табиблар фикеренчә, ул бигрәк тә бәләкәй балалар һәм өлкән яшьтәгеләрне аямый. Куркынычы шунда – кеше грипптан соң өзлегеп калырга мөмкин. Ә өзлегү үз чиратында йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсир итә.

Ел саен дөньяда  10 миллионга якын кеше грипп белән авырый. Шуның ярты миллионы үлә. Русия Федерациясендә грипптан ел саен 20 меңләп кеше үлә.

Гонконг гриппы турында ишеткәннән соң күпләр прививка эшләтүнең мөһимлеген тагын бер тапкыр аңлар. Прививка дигәннән, аны эшләтү кысаларында  республикага федераль бюджеттан бүленгән акчага 800 мең кешегә исәпләнгән вакцина кайтарыла, тагын да 18 мең дозаны БР Сәламәтлек саклау министрлыгы республика бюджеты исәбенә сатып ала.

– Р республикада яшәүче халыкның 4 проценты прививкаланган, ә тотрыклы эпидемик хәлне тәэмин итү өчен 30 процент таләп ителә. Төбәктә традицион рәвештә халыкның дүрттән бер өлеше прививка ясата,–ди республиканың СПИД һәм йогышлы чирләрне профилактикалау һәм көрәш буенча республика үзәге баш табибы Рафаэль Яппаров.

Грипптан саклану чараларын тагын бер искәртү артык булмас:

 

*кеше күп җыелган җирдән читләшергә, җәмәгать транспортында сирәк йөрергә;

*ютәлләп, томаулаган кешеләр белән аралашмаска тырышырга;

*кулларны сабын белән, тамакны, борынны чайкатырга;

*иммунитетын күтәрүче препаратлар кулланырга.

Табиблар шулай ук коронавируслы инфекциягә ныклы игътибар  бүлә, чөнки әлегә аннан прививка юк. Бу инфекцияне гадәттә Якын Көнчыгыш илләреннән килгән гражданнар, шулай ук хаҗ кылучылар алып кайта. Аларның барысы да эпидемиологик контроль астында тотыла. “Коронавируслы инфекция – ринит билгеләре булган куркыныч, кискен респиратор чир, – дип аңлата БР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Венера Мостафина. – 2002 елда беренче тапкыр Кытайда табылганнан алып бу инфекциядән 30лап илдә меңгә якын кеше үлгән. Үткән елның маенда Согуд Гарәбстанында коронавируслы инфекция эләктерүнең тагын бер очрагы теркәлгән – бу юлы 81 яшьлек хатын чирләгән. Чир яшен тизлегендә үсешә, берничә көн эчендә ул атипик пневмониягә әверелергә мөмкин – бу инде үпкәләр “эри” дисәң дә ярый...”

Грипптан саклану чараларын тагын бер искәртү артык булмас:

 

*кеше күп җыелган җирдән читләшергә, җәмәгать транспортында сирәк йөрергә;

*ютәлләп, томаулаган кешеләр белән аралашмаска тырышырга;

*кулларны сабын белән, тамакны, борынны чайкатырга;

*иммунитетын күтәрүче препаратлар кулланырга.

 

...Табиблар һәрбер инфекциядән сыналган традицион чараларның нәтиҗәле булуын – бер мәртәбә кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар сатып алырга, һәрдаим кулларны һәм танау эчен юып йөрергә кирәклеген ассызыклый. “Бәхеткә каршы, кешеләрнең менталитетында уңай үзгәрешләр күзәтелә – хәзер урамнарда медицина битлеге кигән кешеләр элекке кебек гаҗәпләнү тудырмый. Мисал итеп Кытай, Япония кебек алга киткән илләрне  атыйлар, анда беркем дә медицина битлеге кигәннәрдән көлми”, – ди Венера Мостафина.

 

Әйткәндәй, 

Грипп эпидемиясе башлану сәбәпле, Башкортстанда мәктәпләрдә карантин игълан ителде. Кышкыканикуллар тагын бер атнага, ягъни 21 гыйнварга кадәр озайтылды.

Руфина Таҗиева.

 

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>