Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Үзебезнең бәрәңгедән аермасын

 

Җәй коры килүгә карамастан, республикада “икенче икмәк” ярыйсы уңыш бирде

Тукай да бит сине җырга

керткән,

Бабайлар да мактап сөйләгән;

Бер як та юк сине яратмаган,

Беркем дә юк сине сөймәгән.

 

Ни-нәрсә турында сүз барадыр дип уйлыйсыз, дуслар? Әлбәттә, барыбыз да яраткан бәрәңге турында инде! 

2010 нчы елдагы искиткеч корылык әле дә истә. Нәкъ шушы ел халыкны бәрәңге кадерен белергә өйрәтте дә инде. Ул чакта уңыш ала алмау сәбәпле бәрәңге базлары буш калгач, кибеттән кыйммәт хакка ерак Мисырдан китерелгәнен сатып алып ашарга мәҗбүр булдык. Шуңа да хәзер инде “икенче икмәк” үстерүчеләр акылга утырды: алар бер елны да уңышсыз торып калмас өчен төрле ысулларны сынап карый һәм ота. Кемнәрдер 2-3 ел саен чәчү өчен бүлбеләрне алыштырып торырга тырыша, кемдер утыртуның яңадан-яңа ысулларын куллана. Бәрәңгесез калмау өчен коры көннәрдә бакчаларына көн-төн су сибүчеләр бар. Моның өчен бихисап көч һәм чыгымнар кирәклеген барыбыз да яхшы белә, ләкин бәрәңге уңышы өчен көрәштә болар – чүп! Тик бүлбеләр эре булып үссен генә!

2016 елның җәе дә сынауларга бай булды, шуларның берсе –  корылык аркасында бәрәңге уңышы куркыныч астында калды. Бакчада язын яхшы гына шытып, үсеп килүче бәрәңгеләргә иң үсү чорында дым җитешмәде, шул сәбәпле, аны казып алу чоры якынлашкан саен авыл халкының йөрәге кызурак тибә башлады: бәрәңгене кайчан ала башларга, уңышы ничек булыр, аны ничек сакларга, череге булырмы икән, ашау өчен күпме салырга да, орлыкны саклауга никадәр калдырырга?

Күпчелек бакчаларда бәрәңге сабагы июль ахыры-август башында ук корыды. Шуңа да халык “икенче икмәк”не гадәттәгедән иртәрәк ала башлады. Һәм яңгырлар башланганга кадәр республиканың күп төбәкләрендә бәрәңге бакчалары каралып, бушап та калды. Ләкин бәрәңге һәр җирдә дә бердәй уңышлы булдымы икән? Аның ничек чыгышын без республиканың төрле районнарына шалтыратып белештек. 

– Җәй бик эссе булу, яңгырлар яумау сәбәпле, безнең авыл советына караган Калмашбаш, Иске Биккенә, Кашкар авыллары халкы “икенче икмәк” саналган бәрәңгене уңмас дип гел борчылып торды, – диде телефон аша Чакмагыш районының Калмаш-баш авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова. – Инде менә күпчелек гаиләләр уңышны җыеп алды һәм тынычланып калды: бәрәңге ярыйсы гына үскән икән бит! Әлбәттә, бүген халык бу өлкәдә бик белекле: алар элекке кебек бер генә сортка карап, кул кушырып утырмый. Барсының да бакчасында берьюлы берничә сорт бәрәңге үсә. Авылдашлар белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем: быел сары бәрәңгенең уңышы, кызылына караганда, югарырак булган икән. “Сары бәрәңге корылык елында, кызылы яңгырлы елны алдатмый”, – диләр иде, дөрестер күрәсең.

“Балтач таңнары” район гәзите редакторы Рөстәм Мәвләви улы Вәлиев чын бакчачы да. Ул бакчачылар өчен махсус әдәбият белән даими танышып тора, махсус кибетләрдән уңдырышлы дип саналган бәрәңге сортларын үзе сатып алып үрчетә һәм... танышлары, дуслары белән дә бүлешә икән.

 – Безнең Балтач авылы дымсу урында урнашкан, шуңа быел да бәрәңге уңды, – диде Рөстәм Мәвләви улы. – Ә менә районның кайсыбер авыллары чагыштырмача коры туфраклы җирдә урнашкан, анда яшәүчеләр бакчаларда уңышның түбән булуына зарлана. 

Рөстәм әфәнде әйтүенчә, Балтач якларында да җәй буена диярлек яңгыр яумаган, шулай да гомум алганда, яшелчә-җимеш уңышы канәгатьләнерлек булган: алма-чия, карлыган ишелеп уңган, ә помидорны исә кып-кызыл булып пешкән килеш бүгенгә кадәр сабагыннан өзеп кенә ашаганнар. Менә бит ул кызу җәйләрнең җан рәхәте! Юкса, башка елны август башына бар помидорны яшел килеш җыеп алып бетерә идек.

Урал аръягында һава торышы үзгәрәк булуы хакында барыбыз да яхшы белә. Быел анда хәлләр ничек тора икән дип, без Баймак якларына да шалтыратырга булдык. Телефонны Колчыра авыл советының салымнар буенча белгече Вәкилә ханым Чыңгызова алды.

– Бәрәңгене әле тулысынча казып алырга өлгермәдек, ләкин хәзер үк тулы ышаныч белән әйтә алам: уңыш ашарга да, киләсе язда чәчәргә дә җитәчәк, – диде Вәкилә Габдулла кызы. – Безнең туфраклар харап уңдырышлы бит ул, хәтта 2010 елдагы корылык елында да ярыйсы гына уңыш алган идек. “Быел бар Башкортстан халкы ерактан китерелгән Мисыр бәрәңгесе генә ашый” дигәнне ишеткәч, ул вакытта мин кызык өчен генә кибеттән 1-2 кг. бәрәңге сатып алып пешереп караган идем. Шаккаттым: тыштан эре һәм матур күренгән бүлбеләренең бер тәме дә юк, үзе су гына икән. Әнә шул чакта: “Ходай үзебезнең бәрәңгедән аермасын, бигрәк тәмле бит ул” дигәнем хәтердә. Мин үзем ишле гаиләдә туып-үстем, барлык туганнарыбыз да тырышып, хезмәттә кайнап яши, барыбыз да матур итеп бакчалар үстерә. Җир-ана тырышканны сизә бит ул һәм матур уңышын биреп сөендерә.

   Вәкилә ханым әйтүенчә, быел алар бәрәңгегә су сипмәгәннәр, ул яздан туплап калган дым ярдәмендә шундый матур гына уңыш биреп куандырган. Баймакта шулай ук суган белән кишер дә уңган.

 

 Кыскасы, дуслар, “быел республикада бәрәңге уңышы юк, аны тагын ераклардан кайтарачаклар һәм хакы ат бәясе торачак” дигән сүзләр чынлыкка туры килеп бетми булып чыкты. Редакция телефоныннан кайсы якларга гына шалтыратсак та, һәр тарафтан: “шөкер, елына күрә уңыш канәгатьләнерлек булды, ашарга да, чәчәргә дә җитәчәк”, дип җавап бирделәр. Авыл кешесе өчен иң мөһиме шушы бит инде!                                                       

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>