Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел.
Ун ел барган бу сугышта 9,5 мең Башкортстан егетләре интернациональ бурычын үтәде. Аларның 343-е һәлак булды, 2500 якташыбыз яраланды, 6-сы хәбәрсез югалды.
Бөре районы Югары Лачынтау авылыннан Илмир Гайнулов – шушы тәмугны исән-имин үткән бәхетле солдатларның берсе.

Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган “Әфган” сүзе бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, таш-кыялар арасында башын салган газиз уллары хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребезнең яраларын кузгата.

Хәер, улларын Әфган сугышында югалткан аналар да картайды инде. Күпләре якты дөньяларда да юктыр... Тыныч тормышта, 60нчы елларда дөньяга килгән улларының һәлак булачагын берәү дә күз алдына китермәгән булгандыр. Балаларының “сугышка керәбез”, ”сугыштан чыктык” дигән сүзләрен ишетербез дип берәү дә уйламагандыр. Туган як кырларында иген игәсе урында, улларының гомерләрен дошман пулясы сагалап торачагы, көйдергеч кояш астында тәүлекләр буена сусыз тилмерәсе, кайнар кыялардан үрмәләп интегәсе бер генә ата-ананың башына килгән әйбер түгел иде...
Быел Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулды. Бу бәйрәм түгел, бу – истәлекле датаны билгеләп үтү. Исәннәре 12 февральдә “Торатау” Конгресс-холлында “Тере хәтер” дигән чарага җыелды. Анда 700дән артык кеше – республика шәһәрләре һәм районнарыннан Әфганстан сугышы ветераннары, һәлак булучыларның туганнары, иҗтимагый-патриотик оешмалар вәкилләре, кадетлар, яшь армиячеләр катнашты. 15 февральдә исә Уфа шәһәренең Черниковка бистәсендә “Хәсрәтләнүче ана” мемориалына чәчәкләр салдылар...

Сугыш корбаннарсыз булмый

Бу тарихи дата алдыннан язма әзерләгәндә интернет челтәреннән Әфганстан иле турында мәгълүматлар караштырып утырдым. Бу илдә сугыш ялкыны беркайчан да тукталмаган дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәм. “Тик совет солдаты анда нишләп йөрде? Бу мәгънәсез сугыш кемгә кирәк иде?” дигән сорауларны күп ишетергә туры килә. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. 18 яше яңа тулган егетләр чын күңелләреннән биргән антларына һәм хәрби бурычларына тугрылыклы булып, бирелгән боерыкны гына үти, әфган халкын, аларның законлы властьларын халыкара империализмнан якларга юллана...
Башкортстаннан 9,5 меңләп егет Әфганстан Республикасында интернациональ бурычын үтәде. Аларның 343е һәлак булды, 2500 якташыбыз яраланды, 6сы хәбәрсез югалды. 2018 ел мәгълүматлары буенча, ел ахырында республикада 8 423 сугышчы-әфганлы яшәве билгеле.

Әфганстан

Гомуми мәйданы 647 чакрым булган илдә 1982 елда да автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 млн. халыкның күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Дәүләткә капиталистик мөнәсәбәтләр кереп бара. Менә шушы илдә 1978 елның сентябрендә милли-демократик революция була, 1979 елда гражданнар сугышы канат җәя. Л.Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча 27 декабрьдә игълан итә. Икенче көнне үк Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы кара пәрдә артына яшерелә, дип яза Вахит Имамов үзенең “Әфган кызалаклары” китабында.
”Сугышчан хәрәкәтләргә катнашып китүдән тыелырга!”–дигән әмер үзен акламый. 1980 елда Әфганстанда 1500, 1981дә – 1300, 1982 дә 2000гә якын совет сугышчысы һәлак була, яралыларның саны уннарча меңгә җитә. Әфганстан җирендә канлы яу дәвам итә. Чит-ят илдән агылган кургаш табутлар дәрьясы елдан-ел көчәя. Фәкать 1988 елның маенда гына совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфган чиген атлап чыга. 10 елдан артык барган бу сугыш безнең илгә 60 миллиард сумлык кирәксез чыгым булып әверелә. Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарыла, бу сугышның зур сәяси хата булуы хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә таныла... Брежнев хөкүмәте башлаган бу сугыш безнең халык өчен 1514 меңгә якын кургаш табут, 50 меңгә якын яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты, 18 кеше чит илләрдә яшәп калды. Үлгәннәр арасында 442се татар милләтеннән иде. Ун елдан артыкка сузылган гражданнар сугышында Әфганстанның үзендә генә дә халык саны 1 млн.га кимеде.

Кабул-Пули-Хумри юллары

Әфганстанның ни икәнен хезмәттәшебез Илмир Рузин улы Гайнулов үз иңнәрендә татыган кеше. “Әфганстан диюгә 50 градус эсселек, тузан һәм чир күз алдына килә, – ди ул. – Тузан күтәрелсә, берәр ай басылмый тора иде”... Ашарга җитәрлек булса да, Әфганстанда иң үзәккә үткәне сусызлык була. Булган суны эчүе дә куркыныч – малярия, гепатит һәм башка йогышлы авырулар совет солдатын сагалап кына тора...
– Мин үзем Бөре районының Югары Лачынтау авылыннан, – дип үзе турында бәян итте Илмир абый. – 18 яшем тулгач та армия хезмәтенә алдылар. Башта Пенза шәһәрендә булдык, аннан Төркмәнстанга Иолотань шәһәренә алып киттеләр. 1984 ел. Әфганстан сугышы барганын беләбез. Яралы егетләрне госпитальгә кайтарып кына торалар... Безгә Әфганстанга алып китәбез дип кычкырып әйтүче булмаса да, күңел белән сизеп тордык инде. 500 чакрымга маршлар, таулы автодромнарда күнегүләр үткәрделәр... Сентябрьнең бишендә вертолет белән Әфганстанга киттек. Мин Пули-Хумри шәһәрендә автобатка, тәэмин итү ротасына эләктем. Тауның иң югары нокталарында урнашкан үзебезнең частьларга азык-төлек, дарулар, кораллар таратып йөри идек. Нигездә, Кабул юлында йөрдем. Алдан мотоукчылар бара, алар безне саклап алып барып, саклап алып кайтырга тырышалар. Колонналарның янган чаклары да була иде инде...Ел ярым ничектер түздем, сизелмәде, аннан кайтырга вакыт якынлаша башлагач сагынуга түзеп булмый башлады... Өйдән килгән хатларны укыгач елап та куйган чаклар була иде...
Тарихта хәзер Пули-Хумри-Кабул юлын “тормыш юлы” дип атыйлар. Совет солдатларының бердәмлеге, дуслыгы нәкъ юлда сынала.
Илмир Рузин улы туган якларга исән-сау әйләнеп кайта. Әмма кайтып ярты ел яшәгәч тә аяусыз чир газаплый башлый...
– Аякларым тыңлашмый башлады, караваттан тора алмый идем,– дип искә ала ул. – Икешәр ел больничныйда үткән чакларым булды. Күпме дәваханәләр, хастаханәләр үттем... Биш елдан соң гына бер дару килеште... Аякларым сызлаудан туктады, ә ашказаны җәфалый һаман...
Илмир абыйның хезмәттәшләре арасында исән-сау хезмәт итеп кайтып, монда кайткач авырудан җәфаланганнары күп була... Якты дөнья белән дә иртә хушлашалар... Әфганстанның Килогай үзәне рус теленә “Үлем үзәне” дип тәрҗемә ителә. Кайчандыр монда меңләгән кеше һәлак булган, Әфганстанда җир казуы авыр, шулкадәр кешегә казып та бетәрлек түгел, аларны бульдозер белән генә этеп алып киткәннәр, дип сөйли иде командирлар, дип искә ала Илмир абый. Шул урында 2 ел да 5 ай хезмәт итүе эзсез үтмәгән, күрәсең...
Илмир абый гаилә кора, тормыш иптәше Галия белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гаилә җылысы, якыннарының аңлавы, ярдәме аңа барлык чирләрен җиңәргә ярдәм иткәндер...

Эльвира Әсәдуллина.
Фәнил Абдуллин һәм архив фотосурәтләре.

Башкортстан яңалыклары


Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук   Дәү...
21-03-2019 09:09
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген туган көне – аңа 55 яшь! Радий Фәрит улы 1964 елның 20 мартында ...
20-03-2019 05:13
Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбир...
19-03-2019 06:45
Благовар районының Языково авылында  чүп-чарны сортларга аеручы комплекс төзергә уйлыйлар. Проектны 2019 елның 30 октябренә кадәр эшләп бе...
14-03-2019 09:39
Русия Президенты Указына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән сәламәтлеге чикләнгән балаларны һәм сабый вакыттан ук беренче төркем инвалидларын...
13-03-2019 09:59
Игезәк балалар дөньяга килү – әти-әни өчен икеләтә бәхет. Шул ук вакытта мәшәкате дә шулкадәр арта. Ни дисәң дә, бүгенге көндә балалар үст...
12-03-2019 04:59
11 мартта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров автомобиль юлларын  ремонтлау сыйфатын контрольдә тоту өчен тәгаенләнг...
11-03-2019 20:01
Февраль аенда сарымсак, кишер, суган, кызыл чөгендергә бәяләр 1,8-8,4%, кәбестә —  13,2%, помидор һәм яшел кыяр — 19,5-19,8%, банан һәм ал...
11-03-2019 13:35
Язгы көнгә ышаныч юк: әле буран котыра, әле коеп яңгыр ява. Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасы 0 градустан югары булып, яңгы...
11-03-2019 05:39
Кичә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль трассасында республиканың Благовар районында зур юл һәлакәте теркәлгән. Төбәктәге ЮХХДИ хәбәр итүенчә, а...
10-03-2019 10:37
Кышны ничек озатырга икәнлеген беләсезме? Сибай халкы белә. Монда икенче ел рәттән “Кышны озату” йоласы белән бергә Пима бәйрәме үткәрә. Б...
09-03-2019 17:23
Баш  автоинспектор Динар Гыйльметдинов үз блогында  Тәтешле районының Әрибаш авылындагы фаҗига турында язган. 9 мартта төнге 3ләрдә Әрибаш...
09-03-2019 13:01

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Байкал арты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы әнинең аварияле то...
21-03-2019 10:21
Кичә Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче Мәсгудә Минидарова исемле хатын үзен «Иванушки International» төркемен...
20-03-2019 07:09
Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылынна...
18-03-2019 17:46
  Җырчы Юлия Началова вафат, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы сайты.   Бу хакта журналистларга җырчының пиар-менеджеры Ан...
16-03-2019 19:27
1997 елда зур экраннарга чыккан «Брат» нәфис фильмын күпләр хәтерлидер.  Жанры буенча боевик, криминаль драма. Режиссер Алексей Балабанов ...
14-03-2019 10:20
“Голос” телевизион шоу проектында катнашкан Севиль Вәлиеваны бер олигарх кичәдә чыгыш ясарга чакырган. Моның өчен ул 5 миллион сум гонорар...
14-03-2019 09:55
Актер һәм продюсер Леонид Ярмольник хәзерге КВН комадаларын шаяра беләмәүдә гаепли. Бу хакта ул “Дождь” телеканалының Hard Day's Night тап...
14-03-2019 09:51
Forbes журналы һәр елдагыча Русия шоу- бизнесында иң танылган шәхесләрнең  керемен санады. Иң акчалы, матди яктан иң яхшы тәэмин ителгән а...
14-03-2019 08:49
- Гәүдәмә карап миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма әле күптән түгел генә утызны тутырдым. Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да у...
14-03-2019 07:53
Мәскәүнең бер ташландык фатирында табылган маугли-кызның әнисе суд каршына баскан. 47 яшьлек Ирина Гаращенко 5 яшьлек баланы үтерүдә тырыш...
14-03-2019 07:47
Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән ...
13-03-2019 19:39
Санкт-Петербургта Тикшерү комитеты тикшерүчеләре шәһәрнең үзәк районындагы коммуналь фатирда күп балалы ананың үлеме сәбәбен ачыклыйлар. ...
13-03-2019 19:21

Дөнья


Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән....
20-03-2019 06:47
  Көньяк Кореяда ел саен ялкаулар ярышы үтә. Бу турнирны 2014 елда рәссам Вупс Ян уйлап таба. Ул моны тормыштагы ыгы-зыгыга каршы куярга те...
19-03-2019 19:28
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу хакта РИА Но...
19-03-2019 13:52
Африкада алсу төстәге фил баласы туган. Африка филләре арасында бу сирәк күзәтелә. Белгечләр аның арытаба исән калуына шикләнә, чөнки Афри...
14-03-2019 09:26
Кытай физиклары EAST  термик төш синтезы өчен экспреименталь реактор төзелешен төгәлләү өстендә. Бу хакта Life.ru га сылтанып Day.Az  хәбә...
13-03-2019 06:52
Согуд Гарәбстанында Saudi Arabian Airlines компаниясенә караган самолет очып киткәч, Джиддидагы  Абдел Азиз исемендәге аэропортка кире кай...
12-03-2019 18:57
Кытай Хөкүмәте Boeing 737 Max 8 самолетында очышлар ясауны тыеп торырга булган. Эфиопиядә пассажирлар самолеты шартлаганнан соң, эчке рей...
11-03-2019 19:38
Эфиопиядә бүген матәм көне. Якшәмбе әлеге ил территориясендә авиаһәлакәт булып, 156 кешенең (кайсыбер мәгълүматлар буенча 157) – 148 пасса...
11-03-2019 05:11
    Парижда җенси органын зурайту буенча операция вакытында 65 яшьлек  "алмазлар короле" Эхуд Арье Ланидоның гомере өзелгән. Табибла...
09-03-2019 20:39
АКШ сенаторлары Әфганстанда сугыш тәмамлануы һәм илдән Америка солдатларын чыгару турында закон проектын тәкъдим иткәннәр. Документ шулай ...
06-03-2019 20:24
Интенсив терапия шәфкать туташы 54 яшьлек Вилма Вонг вакытыннан алда туган сабыйларны 30 елга якын карый. Ләкин ярдәм күрсәткән бәбиләрене...
01-03-2019 05:35
Хатын-кыз ярты гомерен газ плитәсе янында уздыра. Аш-су бүлмәсендә ул хуҗа. Кайда ни ята, белсә дә ул гына белә. Газ плитәсе астындагы кеч...
27-02-2019 10:10

Тәрҗемәсез


Жители села Томсино Псковской области уже несколько месяцев травят 12-летнюю Тасю Перчикову, которая жаловалась президенту на бедность сем...
В республике стартовал первый этап Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». С 11 марта начнут работать «горячии ...
Мәскәүдә Халыкара музыка йортында республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанда туганнар” исемле бәйрәм концерты үтте. Анда билгел...
Бизнес не должен находиться под угрозой ареста и штрафов, а суды справедливым и взвешенным отношением к судопроизводству могут помочь пост...
Президент России Владимир Путин в ходе оглашения своего Послания Федеральному Собранию предложил с 2020 года запустить программу «Земский ...
По словам врио главы республики, его команда готовит для этого ряд технологических, организационных и политических мер. ...
Более 9 млн россиян смогут воспользоваться поддержкой государства в рамках программы социальных контрактов. Ее суть в том, что государство...
На встрече руководства республики с руководителями крупных промышленных предприятий, прошедшей сегодня в Уфе в рамках российского промышле...
Один триллион рублей будет направлен из федерального бюджета в ближайшие шесть лет на борьбу с онкологией. Об этом заявил президент России...