Дәүләт Думасы депутатлары  административ хокук бозулар кодексыннан “дача” сүзен алып ташларга җыена.

1 гыйнвардан Русиядә бакчачылык хакындагы яңа закон үз көченә керде. Аңа ярашлы, куллану кооперативлары, партнерлыклар, коммерциягә карамаган дача ширкәтләре бетерелде.

Шушылар белән бәйле депутатлар “дача” сүзен алып ташларга тәкъдим итә дә инде. Дачникларга исә бу очракта берни эшләү кирәкми.

Хокукый формага килгәндә, алар хәзер икәү: бакчачылык ширкәтләре һәм бакчалар. Бакчачылык ширкәтләрендә  йорт һәм каралты-кура төзергә рөхсәт ителсә, бакчаларда исә бары тик хуҗалык төзелешләре генә алып бару мөмкин.

Моңа кадәр барлыкка килгән берләшмәләр үз документларын тәртипкә китерергә бурычлы, әмма ниндидер катгый сроклар каралмаган. Шул ук вакытта закон яшәп килгән коммерциягә карамаган дача ширкәтләрен бетерүне таләп итми. Алар бары тик бакча ширкәтләренә әйләнә.

Әлфия Бикмурзина.

Фото ачык чыганактан алынды.