Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Майның беренче көннәрен бәйрәмдә һәм тырыш хезмәттә үткәрдек

Яз – Җирнең һәм табигатьнең уянган мәле. Табигать белән бергә өметләр дә уяна, күңелләребез үзгә бер күтәренкелеккә талпына.Табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән иң матур чагында, 1 майда, без Яз һәм хезмәт бәйрәмен, элеккечә әйткәндә, Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көнен билгелибез. Май бәйрәмнәрен без хәзер рәсми бәйрәм булудан бигрәк, җылы яз көннәрен табигать кочагында ял итеп, бакча-дачаларда хезмәт куеп, якыннарыбыз белән очрашу шатлыгы кичереп үткәрергә гадәтләндек.
Халык май бәйрәмнәрен көтеп ала. Бу бакчада казынырга, тирә-юньне тәртипкә китерергә менә дигән мөмкинлек. Өлкән буын өчен исә 1 май элеккечә пролетар бердләмлекне гәүдәләндерсә, яшьләр өчен ул – яз бәйрәме. Нәкъ бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә, бар җиһан әкияти дөньяны хәтерләтә.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов республика халкын бәйрәм белән котлавында: “Яз һәм Хезмәт бәйрәмен күп дәүләтләрдә билгелиләр, безнең илдә исә ул үзенчәлекле бәйрәм ителә. Без бүген кемнәр белем бирә, кемнәр дәвалый, төзи, сөрә, эшкуарлык белән шөгыльләнә, сәнәгатьтә хезмәт итә, республика алга барсын өчен үз өлешен кертә – барсын да котлыйбыз!
Фронтта илебезне яклаган һәм саклаган ветераннарның һәм сугыштан соңгы авыр елларда илебезне аякка бастыруда катнашканнарның хезмәтен бәяләп бетергесез. Олы тормыш юлына чыгучы яшьләребез аларга тиңләшергә тырышырга тиеш”, – диде.
Бу көнне республикада, гадәттәгечә, демонстрацияләр үтте. Рөстәм Зәки улы башкалабызның Спорт сарае алдында үткән митингта: “Безнең республикада бүген ике миллионлап кеше хезмәт итә. Бу кешеләр көн саен үзләренең эш урыннарына бара, республикабызны үстерүгә үз өлешен кертә. Бу мөһим һәм аеруча мөһим. Ләкинт иң мөһиме - хезмәт итүчеләрнең эш хакы лаеклы булырга тиеш. Эш хакы аларга фатир, автомобиль сатып алырга, ял итәргә мөмкинлек бирергә тиеш. 1 майдан минималь эш хакы яшәү минимумы белән тигезләште. Берничә мең кешенең эш хакы артачак дигән сүз. Республикада эш хакын күтәрү буенча эш күп эшләнә, әмма кызганычка каршы, проблемалар һәм хәл ителәсе мәсьәләләр дә җитәрлек”, - дип белдерде. Барсы да күбрәк эшләргә икәнен аңлап торалар”.
Мәшгульлек хезмәтенең яңа мәгълүматлары буенча, Башкортстанда бүгенге көндә 21,3 мең тирәсе рәсми теркәлгән эшсез һәм 47,2 мең буш эш урыны исәпләнә. Ел башында республикада рәсми эшсезләр саны 20,7 мең кеше булган.
Ел башыннан Уфа шәһәрендә 110 предприятие һәм оешма 1998 кешене эшеннән җибәрергә мәҗбүр булган. Мәшгульлек хезмәтендә әйтүләренчә, эштән җибәрелү куркынычы 2252 кешегә янаган.
Уфа шәһәрендә 5 мең кеше эшсезлек буенча исәптә тора.
Башкортстан статистика идарәсе дә 1 май алдыннан саннар белән таныштырды: 2017 елда Башкортстанда 1,883 млн кеше – бу республикада яшәүчеләрнең 57 проценты – хезмәт белән мәшгуль булган. Шуларның 999ы – ир-атлар һәм 884 меңе – хатын-кызлар. Аларның 1,25 млны – шәһәрләрдә, 634 меңе авылларда эшли.
Хезмәт итүчеләрнең 78 проценты предприятие һәм оешмаларда хезмәт итә. Калганнары – шәхси эшкуарлар, фермерлар, хуҗалык ияләре.
2017 елда эшләүчеләрнең уртача яше 40 дип билгеләнгән. 23 проценты 30 яшькә кадәргеләр, пенсионерлар 14 процент тәшкил иткән.
Эшләүчеләрнең 84 проценты – һөнәри, 30 проценты югары белемле.
Русиядә сораштырулар күрсәтүенчә, иртәгәсе көнгә ышаныч белән тыныч кына яшәр өчен кешегә бүгенге көндә 100 мең сум эш хакы алып эшләргә кирәк. Әмма Русиядә мондый эш хакын, “Рейтинг” агентлыгы хәбәр итүенчә, 4,1 процент гына ала. Алар, нигездә, Ямал-Ненец автоном округында (23,5 процент), Чукоткада (21 проент), Мәскәүдә (17 процент) яши. Шунсын да онытмаска кирәк: бу төбәкләрдә хаклар иң кыйммәтлесе.

Башкортстан статистика идарәсе дә 1 май алдыннан саннар белән таныштырды: 2017 елда Башкортстанда 1,883 млн кеше – бу республикада яшәүчеләрнең 57 проценты – хезмәт белән мәшгуль булган. Шуларның 999ы – ир-атлар һәм 884 меңе – хатын-кызлар. Аларның 1,25 млны – шәһәрләрдә, 634 меңе авылларда эшли.

Аның каравы, Русия дөньяда байлар белән хәерчеләр арасындагы аерма буенча лидерлыкны җитәкли. 2016 елда бездә 10 процент кеше милли керемнең 46 процентына ия булган! Кытайда ул – 41, Европада 37 процент тәшкил итә. Икенче төрле әйткәндә, бөтен байлык берничә кешенең генә кулында. Бюджетта эшләүчеләрнең эш хаклары даими күтәрелеп килә, ә калганнарга нишләргә? Пенсияләрне коммуналь хезмәтләргә түләүләр “йотып” бетерә диярлек. Эш хакы һәм пенсия арту белән шунда ук азык-төлеккә, коммуналь хезмәтләргә хаклар арта башлый.
Сугыш балалары да үзләрен яклаучы законны инде кайчаннан бирле көтә. “Безнең балачак иң авыр сугыш елларына туры килде. Без олылар белән бергә җигелеп җир сөрдек, фронтны азык-төлек белән тәэмин иттек. Кайчан безнең турыда да закон кабул итәрләр икән?” – диләр алар.
“Өмет” битләрендә сугыш балалары турындагы федераль закон инде күп еллар Дәүләт Думасында ятуын язган идек. Аны алты тапкыр карауга тәкъдим иткәннәр, әмма кызганычка каршы, һаман да кабул ителми. Бүгенге көндә Русиядә 14 млн сугыш баласы яши. Шуның 6 млны бернинди дә льгота белән файдаланмый. Сугыш балаларына илнең 16 төбәгендә генә ниндидер ярдәм күрсәтелә. Ямал-Ненец автоном округында аларга ай саен 1 мең сум акча түләнә. Вологод өлкәсендә – 750, Амурда – 759,6 сум, Белгородта – 810, Ленинград өлкәсендә ул 600 сум тәшкил итә.
Эльвира Әсәдуллина