Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

Бәйләнешкә керү 

 

 

 

                                                                                                   

Безнең кушымталар:

   

Футболчыларга чират җитте...

Ике елга сузылган допинг шау- шулары ниһаять бераз сүрелә төште дисәк, тынычланырга иртә икән әле. Белүегезчә, быел июнь- июль айларында Русиянең 12 шәһәрендә футбол буенча дөнья чемпионаты уздыралачак. Кышкы Олимпия уеннарыннан иң көчле спортчыларыбызны читләштерү җитмәгән, инде футболчыларга гаеп тага башладылар. Халыкара допингка каршы агентлык безнең 19 футболчының допинг куллануын ачыклау эшенә тотынган. Сүз 2012-2013 нче елларда тапшырылган допинг анализлары хакында бара. Моннан берничә ел элек кенә, футболчыларны допингка тикшерәчәкләр дигән сүз чыкса, моны көлке хәл, дип, кабул итәрләр иде. Әмма, допингка каршы агентлыкның соңгы еллардагы кыланышларын искә төшерә китсәк, хәвефләнергә генә кала. Әлеге исемлеккә Русия җыелмасында һәм әйдәүче футбол клубларында уйнаучы иң көчле спортчылар кертелгән. Мәсәлән: Игорь Акинфеев ( ЦСКА), Алан Дзагоев( ЦСКА), Денис Глушаков (“Спартак”), Владимир Гранат (“Рубин”), Юрий Жирков (“Зенит”),Сергей Игнашеевич ( ЦСКА), Максим Канунников (“Рубин”), Александр Кержаков, Александр Кокорин (“Зенит”), Дмитрий Комбаров (“Спартак”), Алексей Козлов (“Динамо”), Юрий Лодыгин (“Зенит”), Павел Могилевец (“Ростов”), Александр Самедов (“Спартак”), Андрей Семенов (“Әхмәт”), Виктор Фәйзуллин (“Зенит”), Олег Шатов (“Зенит”), Роман Широков һәм Георгий Щенников (ЦСКА) гаепләнүчеләр исемлегендә. Әйткәнемчә, спортчыларыбызга 2012-2013 нче елларда алынган допинг анализлары буенча гаеп ташлана. Моны көлкеле хәл, дип кабул итәргә булыр иде диюнең сәбәбе дә бар. Әлеге спортчыларыбыз, барысы да, күп еллар Европа Кубогы һәм Чемпионнар лигасы ярышларында һәр ел дәвамында күп уеннарда көч сынаша. Алар чит илләрнең допинг лабороторияләрендә анализлар тапшыра. Моңа кадәр “чиста” дип табылган спортчыларыбызга, дөнья чемпионаты башланырга 4 ай кала, гаеп ташларга җыеналар. Бу, Бразилиядәге һәм Көньяк Кореядагы Олимпия уеннары алдыннан булган хәлләрне хәтерләтмиме, сезгә? Бу исемлектәге төгәлсезлекләр дә аптырата. Гаепләнүчеләр арасында Роман Широков һәм Александр Кержаков та бар. Алар футбол уйнаудан бөтенләй туктадылар. Шулай булгач, икесе дә дөнья чемпионатында катнашмаячак. Ничек алар бу исемлеккә эләккән соң? Монда тагын бер кат спортчыларны гаепләү түгел, ә ничек тә булса Русиянең абруен төшерергә, гаепсез яла ягырга тырышулары сизелә түгелме? Үзен дөнья күләмендә хөрмәт итүләрен теләгән, допингка каршы агентлык, шундый төгәлсезлекләр җибәрергә тиешме?

Шәхес янында

Бy мөhим!

Әнә килә автомобиль

Мәдәният һәм әдәбият

Әллә ялгыш, әллә язмыш...

Бакчачы почмагы

Илләр буйлап

Билгеле билгесез дөнья

Динебез – Ислам

Гаҗәп хәлләр

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>