Әләмсез уйнау буламы?

Безне тагын читкә этәрделәр, җәмәгать. Халыкара олимпия комитеты Русиянең җыелма командасын 2018 елда үтәчәк Олимпиададан читләштерде. Янәсе дә допинг белән мавыгалар. Беркайчан да допинг кулланмавы дәлилләнгән спортчыларга гына Уеннарга барырга рөхсәт биреләчәк. Көньяк Кореянең Пхенчханында оештырылачак Олимпиадага баргач та тикшерәчәкләр әле аларны. Уеннар алдыннан өстәмә допинг-тест үтәчәкләр. Ләкин, иң кызганычы, бу спортчылар Русия әләме астында чыгыш ясый алмаячак.

Дөресен генә әйткәндә, Халыкара оешманың бу карары көтелмәгән хәбәр түгел иде. Моңа кадәр үткән Уеннарда да допинг куллануга бәйле шау-шулар булды. Кайда дөреслек, кайда ялган –безгә, спорттан ерак торучыларга, монысы аңлашылып та бетмәде. Шулай да 2018 елгы Олимпиадага кертелү өмете бар иде. Аеруча көне-төне әзерләнгән спортчылар һәм аларның тренерлары яхшы хәбәр көтте. Ләкин Халыкара комитетның карары безнең файдага булмады. “Безгә бу карар белән яшәргә туры киләчәк, башкача чара юк, – ди фигуралы шуу буенча өч тапкыр олимпия чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина. – Хәзер безнең төп бурыч: рөхсәт алачак егет-кызлар нейтраль әләм астында чыгыш ясар өчен барачакмы, юкмы икәнлеген хәл итү”.

Үз әләмең астында уйнамагач, ул уеннарга барып тору кирәк микән? Ә сез ничек уйлыйсыз?

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>