Нинди һава сулыйбыз?

Сулар һавабыз елдан-ел пычрана. Аны пычратучылар саны елдан-ел арта. Республикада быел атмосферага очырылган пычратучы матдәләрнең гомум күләме 918,6 мең тонна тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 33,3 мең тоннага күбрәк. Зарарлы матдәләрнең яртысы сәнәгать предприятиеләренә туры килсә, яртысы – автомобильләр өлешенеке.

Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Хадыев әйтүенчә, озакламый һава атмосферасы пычрануын контрольдә тотучы ике автоматик станция барлыкка киләчәк. Аның берсен Сипайловода “Кашкадан” паркы территориясендә төзиячәкләр. Икенче станция Салаватта, шәһәр бюджеты исәбенә төзеләчәк.

Бүген республикада дүрт станция бар. Аларның икесе Уфада булса, калган икесе – Стәрлетамакта. Киләчәктә мондый станцияләр санын унга җиткермәкчеләр.

 

   

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>