Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Мадис Камильянов 35 ел инде авылдашларының сәламәтлеге сагында тора

Авыл иртәсе. Сызылып таң ата. Шау-шулы Яңа ел бәйрәменнән соң авыл татлы йокысыннан уянып бетмәгән әле. Шөкер, быел да Мулла авылында Яңа елның төне тыныч, матур үтте. Иң мөһиме –  авыл халкының барчасы да таза-сау. Кешеләр сәламәтлеге сагында  торучы авыл фельдшеры Мадис Камильянов яңа елның тәүге иртәсендә күңеленнән шулай дип сөенеп куйды.

Мадис Муллаян улы Камильянов 35 ел гомерен яраткан һөнәренә – фельдшерлык эшенә багышлаган. Авыл халкы да, район җитәкчелеге дә бик хөрмәт итә үзен, Яңа ел алдыннан Башкортстан башлыгының БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайга аталган юлламасын тыңларга районнан вәкил итеп җибәргәннәр.
Авыл фельдшеры эшенең мәшәкатьле булуын кем генә аңламый?!. Ничәмә-ничә кеше сәламәтлеген кайгырта ул, күп йөри, төн уртасында да уятып алып чыгып китәләр. Үзе дә шушы авылда туып-үскән ир-егет һәрбер авылдашының хәл-әхвәлен тын алышыннан сизеп тора. Авыл халкы үзе дә “безнең Мадис булганда кайбер шәһәр табиблары читтәрәк торсын” дип, аның күп еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсен югары бәяли. “Мадис ул шулкадәр дөрес диагноз куя, беркайчан да ялгышканы юк әле, диләр.
Мәктәпне тәмамлау белән балачак хыялын тормышка ашырып, Мадис Муллаян улы Бөре шәһәренең медицина училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1984– 86 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Ватан алдындагы изге бурычын үти. Изге бурычын үти дип әйтүе генә ансат, Әфганстанда хезмәт итәргә, аның канга баткан тузанын йотарга туры килә аңа. Фельдшер буларак, яу кырындагы бик күп яралыларга ярдәм итәргә, гомерләрен саклап калырга, аннары үзе дә авыр яраланып дәваханәгә эләгергә туры килә. Әмма бүген алар турында сөйләргә яратмый ул. Бары тик тыйнак кына: “Әфганстанда хезмәт иттем”,—дип кенә куйды.
Армия хезмәтеннән һичшиксез табиблыкка укырга керәм дигән тәмам өлгереп җитешкән теләк белән кайта ул. Махсус урта медицина белеме, җитмәсә армия хезмәте, ә иң мөһиме – якты хыялы зур киртәләрсез Уфа медицина институтына укырга керергә ярдәм итә. Матур хыяллар корып, зур теләкләр белән укый башлаган егетне Әфган яралары туктаусыз борчый башлый. Хәер, ул яра бүген дә үзе турында оныттырмый. Медицина профессоры үзе үк аңа укуын ташларга киңәш итә: “Энем, тазалык мөһимрәк, сиңа ныграк чиста авыл һавасы, тынычлык кирәк”,– дип киңәш иткәч, 1курсны тәмамлаган егет бөтенләйгә туган авылына кайтырга карар итә.
Шулай итеп туган авылына кайтып төпләнеп, халык сәламәтлеге сагында торуына да төгәл 35 ел вакыт үтеп тә киткән. Бу вакыт эчендә ул ничәмә тапкыр ашыгыч чакырулар буенча ничәмә йөз, юк, бәлки, меңнәрчә тапкырлар, чыкты икән? Шул кадәр вакыт эчендә нинди генә вакыйгалар аның башыннан кичмәгән?!
–Элек балалар күп туа иде. Күрше Яңа Тукран авылында гына елына 15ләп сабый туа иде. Хәзер авыллар картаюга таба бара. Шулай да бар начар дип тә әйтеп булмый: авылда пункт, клуб бар. Эшлим дигән кешегә ферма бар, басуларда иген игәләр. Калага барып килим дисәң, Бөре якын гына тора, — диде авылга кайтуына һич кенә дә үкенмәвен белдереп.
Туганнарына карата да бик изгелекле мөнәсәбәттә булып чыкты Мадис Муллаян улы. 1989 елда вакытсыз дөньядан киткән бертуган апасының кызларын карап үстерергә булышкан. Хәзер ул кызларның берсе үзе табиб. Димәк, кызыкай изге күңелле абыйсы Мадис Муллаян улының хыялын тормышка ашырган.
Авылның “Салават” хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Раянов та аның турында бары тик җылы сүзләр җиткереп: “ Авыл халкы фельдшерыбыздан бигрәк уңды. Ул һәр кешегә карата игътибарлы, яхшы күңелле, безнең өчен алыштыргысыз кеше. Олыларны да, аеруча, балаларны яхшы карый. Мадис Муллаян улы кебекләрне Ходай Тәгалә үз эшенең остасы итеп яраткан дип әйтәләрдер инде”,—диде.
Муллада фельдшер-акушерлык пункты кайчандыр мәктәп булган (бүген ул эшләми) бинаның эчендә урнашкан. Без барганда анда матур гына ремонт ясаганнар иде. Җылыту системасы яңартылган, тәрәзәләрне алмаштырганнар, ишекләр, идәннәр буялган. Бер сүз белән әйткәндә авыруларны кабул итү өчен шартлар тудырылган.
Фельдшерның бурычы көн буена җылы пунктта авыруларны кабул итеп утыру гына түгел. Төштән соң ул сумкасын тотып авыл буенча йөрергә чыгып китә. Авылда өлкәннәр күп булганлыктан, туры аларның өйләренә бара. 26 йорттан торган күрше Яңа Тукран авылын да ул хезмәтләндерә, анда яшәүчеләрнең дә хәлләрен белә. Кемнәргәдер укол ясый, кемнәрнеңдер кан басымын үлчи, ә кемнәрдер аның җылы киңәшләренә мохтаҗ. “Тукран – карт авыл ул, яшьләр юк дәрәҗәсендә”,– диде Мадис Муллаян улы.
– Шөкер, авылдашлар белән бергәләшеп яшибез. Ярдәм сорасам бер кайчан кире какмыйлар, булышалар. Район хакимиятенә аеруча рәхмәт. Җылыту системасы сафтан чыккач Борис Шәрәфгалиевич Нурисламовка мөрәҗәгать иткән идем. Ул: “Искесен көйләп тормагыз, яңасын алырбыз, сметаны әзерләгез”, – диде. Җәһәт кенә өч көн эчендә эшләп бирделәр. Халыкка да зур рәхмәт. Халык белән бердәм булырга кирәк, шулай булмаса, эшләп булмый”,– ди авылдашларының тирән ихтирамын казанган фельдшер.

Резеда Кадикова.
Фәнил Абдуллин фоторәсеме.
Борай районы.

Башкортстан яңалыклары


Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук   Дәү...
21-03-2019 09:09
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүген туган көне – аңа 55 яшь! Радий Фәрит улы 1964 елның 20 мартында ...
20-03-2019 05:13
Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбир...
19-03-2019 06:45
Благовар районының Языково авылында  чүп-чарны сортларга аеручы комплекс төзергә уйлыйлар. Проектны 2019 елның 30 октябренә кадәр эшләп бе...
14-03-2019 09:39
Русия Президенты Указына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән сәламәтлеге чикләнгән балаларны һәм сабый вакыттан ук беренче төркем инвалидларын...
13-03-2019 09:59
Игезәк балалар дөньяга килү – әти-әни өчен икеләтә бәхет. Шул ук вакытта мәшәкате дә шулкадәр арта. Ни дисәң дә, бүгенге көндә балалар үст...
12-03-2019 04:59
11 мартта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров автомобиль юлларын  ремонтлау сыйфатын контрольдә тоту өчен тәгаенләнг...
11-03-2019 20:01
Февраль аенда сарымсак, кишер, суган, кызыл чөгендергә бәяләр 1,8-8,4%, кәбестә —  13,2%, помидор һәм яшел кыяр — 19,5-19,8%, банан һәм ал...
11-03-2019 13:35
Язгы көнгә ышаныч юк: әле буран котыра, әле коеп яңгыр ява. Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасы 0 градустан югары булып, яңгы...
11-03-2019 05:39
Кичә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль трассасында республиканың Благовар районында зур юл һәлакәте теркәлгән. Төбәктәге ЮХХДИ хәбәр итүенчә, а...
10-03-2019 10:37
Кышны ничек озатырга икәнлеген беләсезме? Сибай халкы белә. Монда икенче ел рәттән “Кышны озату” йоласы белән бергә Пима бәйрәме үткәрә. Б...
09-03-2019 17:23
Баш  автоинспектор Динар Гыйльметдинов үз блогында  Тәтешле районының Әрибаш авылындагы фаҗига турында язган. 9 мартта төнге 3ләрдә Әрибаш...
09-03-2019 13:01

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Байкал арты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов җирле телевидениедәге тапшыру вакытында күп балалы әнинең аварияле то...
21-03-2019 10:21
Кичә Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче Мәсгудә Минидарова исемле хатын үзен «Иванушки International» төркемен...
20-03-2019 07:09
Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылынна...
18-03-2019 17:46
  Җырчы Юлия Началова вафат, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы сайты.   Бу хакта журналистларга җырчының пиар-менеджеры Ан...
16-03-2019 19:27
1997 елда зур экраннарга чыккан «Брат» нәфис фильмын күпләр хәтерлидер.  Жанры буенча боевик, криминаль драма. Режиссер Алексей Балабанов ...
14-03-2019 10:20
“Голос” телевизион шоу проектында катнашкан Севиль Вәлиеваны бер олигарх кичәдә чыгыш ясарга чакырган. Моның өчен ул 5 миллион сум гонорар...
14-03-2019 09:55
Актер һәм продюсер Леонид Ярмольник хәзерге КВН комадаларын шаяра беләмәүдә гаепли. Бу хакта ул “Дождь” телеканалының Hard Day's Night тап...
14-03-2019 09:51
Forbes журналы һәр елдагыча Русия шоу- бизнесында иң танылган шәхесләрнең  керемен санады. Иң акчалы, матди яктан иң яхшы тәэмин ителгән а...
14-03-2019 08:49
- Гәүдәмә карап миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма әле күптән түгел генә утызны тутырдым. Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да у...
14-03-2019 07:53
Мәскәүнең бер ташландык фатирында табылган маугли-кызның әнисе суд каршына баскан. 47 яшьлек Ирина Гаращенко 5 яшьлек баланы үтерүдә тырыш...
14-03-2019 07:47
Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән ...
13-03-2019 19:39
Санкт-Петербургта Тикшерү комитеты тикшерүчеләре шәһәрнең үзәк районындагы коммуналь фатирда күп балалы ананың үлеме сәбәбен ачыклыйлар. ...
13-03-2019 19:21

Дөнья


Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән....
20-03-2019 06:47
  Көньяк Кореяда ел саен ялкаулар ярышы үтә. Бу турнирны 2014 елда рәссам Вупс Ян уйлап таба. Ул моны тормыштагы ыгы-зыгыга каршы куярга те...
19-03-2019 19:28
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу хакта РИА Но...
19-03-2019 13:52
Африкада алсу төстәге фил баласы туган. Африка филләре арасында бу сирәк күзәтелә. Белгечләр аның арытаба исән калуына шикләнә, чөнки Афри...
14-03-2019 09:26
Кытай физиклары EAST  термик төш синтезы өчен экспреименталь реактор төзелешен төгәлләү өстендә. Бу хакта Life.ru га сылтанып Day.Az  хәбә...
13-03-2019 06:52
Согуд Гарәбстанында Saudi Arabian Airlines компаниясенә караган самолет очып киткәч, Джиддидагы  Абдел Азиз исемендәге аэропортка кире кай...
12-03-2019 18:57
Кытай Хөкүмәте Boeing 737 Max 8 самолетында очышлар ясауны тыеп торырга булган. Эфиопиядә пассажирлар самолеты шартлаганнан соң, эчке рей...
11-03-2019 19:38
Эфиопиядә бүген матәм көне. Якшәмбе әлеге ил территориясендә авиаһәлакәт булып, 156 кешенең (кайсыбер мәгълүматлар буенча 157) – 148 пасса...
11-03-2019 05:11
    Парижда җенси органын зурайту буенча операция вакытында 65 яшьлек  "алмазлар короле" Эхуд Арье Ланидоның гомере өзелгән. Табибла...
09-03-2019 20:39
АКШ сенаторлары Әфганстанда сугыш тәмамлануы һәм илдән Америка солдатларын чыгару турында закон проектын тәкъдим иткәннәр. Документ шулай ...
06-03-2019 20:24
Интенсив терапия шәфкать туташы 54 яшьлек Вилма Вонг вакытыннан алда туган сабыйларны 30 елга якын карый. Ләкин ярдәм күрсәткән бәбиләрене...
01-03-2019 05:35
Хатын-кыз ярты гомерен газ плитәсе янында уздыра. Аш-су бүлмәсендә ул хуҗа. Кайда ни ята, белсә дә ул гына белә. Газ плитәсе астындагы кеч...
27-02-2019 10:10

Тәрҗемәсез


Жители села Томсино Псковской области уже несколько месяцев травят 12-летнюю Тасю Перчикову, которая жаловалась президенту на бедность сем...
В республике стартовал первый этап Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». С 11 марта начнут работать «горячии ...
Мәскәүдә Халыкара музыка йортында республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанда туганнар” исемле бәйрәм концерты үтте. Анда билгел...
Бизнес не должен находиться под угрозой ареста и штрафов, а суды справедливым и взвешенным отношением к судопроизводству могут помочь пост...
Президент России Владимир Путин в ходе оглашения своего Послания Федеральному Собранию предложил с 2020 года запустить программу «Земский ...
По словам врио главы республики, его команда готовит для этого ряд технологических, организационных и политических мер. ...
Более 9 млн россиян смогут воспользоваться поддержкой государства в рамках программы социальных контрактов. Ее суть в том, что государство...
На встрече руководства республики с руководителями крупных промышленных предприятий, прошедшей сегодня в Уфе в рамках российского промышле...
Один триллион рублей будет направлен из федерального бюджета в ближайшие шесть лет на борьбу с онкологией. Об этом заявил президент России...