Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Балтач район мәдәният сараенда „Танып дулкыннары” татар фольклор бәйрәме үтте

Бәйрәмнең беренче өлеше Гаилә елына багышланды. „Ак калфак” һәм „Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмаларының райондагы бүлекчәләре оештырган „Самавыр яны — гаилә җаны” дип аталган чарада районның үрнәкле гаиләләре сый-хөрмәтле, җиз самавырлы табын артында очрашты.

 

Кунакларны „Татар кызы-2018” республика матурлык бәйгесенең Гран-при иясе Чулпан Кашанова „Яшь килен” биюе белән каршы алды. Чулпанны остазы, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнованың „Самавыр кайнату” шаян биюе алыштырды. Кунакларга килен чәен Камилә Халикова җитәкчелегендәге „Җидегән чишмә” татар халык фольклор ансамбле тәкъдим итте.
Гаиләләрнең бердәмлеген саклый торган традицияләрне онытмасак иде. Милли йолалар, шул исәптән самавырлы табын артында очрашулар, бәйрәмнәр гаиләләрдә үзара дуслыкны, буыннар бәйләнешен ныгыта, авылларга җанлылык бирә. Нәкъ шул максат белән чакырылган тугыз гаиләнең һәрберсенең үзенчәлекле якларын, сәләтләрен, күрсәтеп, түргә чыгарды бәйрәмнең хуҗабикәләре — „Җидегән чишмә” ансамбле кызлары.
Айгиз, Айназ, Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур, Айгүзәл, Назгөл. Нинди матур исемнәр! 11 балага гомер һәм тәрбия биреп үстерүче, Русия Президенты кулыннан „Ата-ана даны” медале алучы Альбина һәм Винер Хәйдәршиннарның әлеге вакытта өйдәге, үзләре янындагы балалары алар. Олы уллары Артур — Башкорт дәүләт аграр университетында, Альмир Уфа дәүләт нефть-техник университетында укыйлар. Олы кызлары Элита үзе әни, тормыш иптәше белән Айсылу һәм Айдар исемле балалар үстерә. Хәйдәршиннар — актив гаилә. Балалары арасында да җырчылар, спортчылар, КВНчылар, гармунчылар бар. Бу юлы алар кунаклар игътибарына Айгиз башкаруында татар халык җыры „Зөләйха”ны тәкъдим итте.
Гаиләләр эстафетасын Түбән Сикияз авылыннан Әкбәровлар — колхоз рәисләре династиясе вәкилләре күтәреп алды. Беренче колхозның беренче рәисе Фәтхлисламнан башлангыч ала династия. Вәсфи, Айрат, Илдар Әкбәровлар — бу юлны лаеклы дәвам итүчеләр. Тормыш иптәше Ринатның һәм аның бертуганы Муллаянның гармун моңнарына кушылып Рәмзия Әкбәрова халык җырларын башкарды. Оныгы Данил шаян шигыре белән тамашачыларның күңелен яулады. Айгөл һәм Илдар Әкбәровлар кунакларны бавырсак белән сыйлады.
Зөлфирә һәм Әдһәм Кашаповлар Нөркә авылында кырык ел бергә җырлы-моңлы тату гомер кичерә. Зөлфирә апа гармунда уйнап, алар мәхәббәт җыры башкарды.
Чишмә авылыннан Рәфисә Әхәтова һәм аның кодагыйлары: Янактайдан Светлана Әхтәриева, Иске Балтачтан Лилия Нурисламова, Сәйтәк авылыннан тату килендәшләр Нина, Раушания һәм Резеда Мөбәрәковаларның чыгышларында халкыбызга хас күркәм гаилә мөнәсәбәтләре күрсәтелде. Көмьязы авылыннан Илзира һәм Шамил Гыйниятуллиннарның гаилә бишегендә биш бала „тирбәлә”, кечкенәләре Дианага дүрт кенә ай. Бик матур итеп „Йомырка тәгәрәтү” йоласын һәм җыр әзерләп килгән алар бәйрәмгә. Иске Тимкә авылында бер өйдә өч буын вәкиле: Нурҗинан апа, аның улы Радим, килене Рәзинә, талантлы оныклары Эльнара, Сөмбел бер-берсенә олы хөрмәт һәм ярдәм күрсәтеп яшиләр. Халыкара һәм республика вокал конкурслары лауреаты Сөмбел Солтангалиева әтисе Радимның баян моңнарына кушылып „Гармунчы булсын ярың” дигән җырны искиткеч аһәңле башкарып, тамашачыларның алкышларын яулады.
Штәнде авылында яшәүче Зөлфә һәм Нәҗип Әхмәтҗановлар — гомерләрен район мәгарифенә багышлаган хөрмәтле укытучылар. Уллары Әлфрит һәм Дамир, кызлары Рима һәм Зинфира, кияүләре, киленнәре — барысы да районда җаваплы урыннарда эшлиләр. Зөлфә апа сугыштан соңгы елларда тол хатыннарны биетеп, гармунда уйнарга өйрәнгән. ”Әнкәй гармунына бию” дип аталды Әхмәтҗановларның күмәк композициясе.
Көнтүгеш авылының йөзек кашы — җырлы-моңлы, эшсөяр, актив Галиннар гаиләсе. Авыл хуҗалыгында эшләп, бүгенге көндә 70 оя бал корты карап, балаларына ярдәм итеп яшәүче Ким абый, гомерен укытучы эшенә багышлаган Любина апа, Себер якларында да татар моңына тугры булып калган, бүген эстрада йолдызлары белән бергә сәхнәләрдә балкыган баянчы Руслан Галинны үстергән оста җырчы һәм баянчыбыз, район сәхнәсе йолдызы Фигать, әниле-кызлы-оныклы сәхнәләребезгә ямь бирүче Любина, Чулпан, Азалия, самавыр белән биеп кунаклар күңелен әсир иткән киленнәре Гөлчибәр, җырчы-биюче киленнәре Әдүсә һәм аның оныгы Гөлназ... Ишле нәселнең бердәм булып тормыш көтүендә, күмәкләшеп сәхнәләрдә балкуында 37 ел каенанасы Тәския белән тату яшәп, аның васыятьләренә тугры калучы Любина апаның роле зур. Тормыш иптәше Ким белән 41 ел җырлы, җимешле гомер итә алар. „Талкан пешерү” йоласы һәм туганлык турында дәртле халык җырлары белән тәмамлады алар бәйрәмне.
„Самавыр яны — гаилә җаны” бәйрәмен музыкаль яктан „Моң” халык тальянчылар ансамбле бизәде.
„Ак калфак” татар хатын-кызлары республика оешмасы җитәкчесе Люция Вафина гаиләләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
„Танып дулкыннары” татар фольклор бәйрәменең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Мәктәп укучылары Ләйлә һәм Мирас Шәймөхәмәтовлар, Вадим Вахиев, Амелия Халикова Габдулла Тукайның шигырьләре белән ачты бу өлешне. Чараны балалар башкаруында „Туган тел” җыры, мәдәният йортлары каршында эшләгән тугыз татар фольклоры ансамбле дәвам итте. Район вокал конкурслары җиңүчеләре Эльвира Гәрәева, Гали Муллахмәтовлар башкаруында халык җырлары чараны баетты. Фольклор бәйрәме районның җыелма мөнәҗәтчеләр ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.