Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Ялгызкаен авылында берьюлы ике икмәк пешерү цехы эшли

Илшат Вәлишин туган авылында икмәк пешерү эшен җәелдергән

Гафуриның Ялгызкаен авылына баргач, безне биредә эшкуарларның күп булуы, аларның уңышлы эшчәнлек алып баруы сокландырды... Арада игенчеләре дә, күпләп мал асраучылары да, пекарня тотучылары да бар. Рүзилә һәм Илшат Вәлишиннар пешергән икмәк һәм пирогларны авыл халкы аеруча ярата, чит яклардан да заказлар килеп кенә тора икән.

Пекарня авыл уртасында кызыл кирпечтән төзелгән йортта урнашкан. Без килгәндә Рүзилә ханым пекарьләр белән көндәлек мәшәкатьләр турында гәп кора иде. Илшат белән алар безне пекар-няның эче, анда эшләүчеләр белән таныштырдылар, аннан икенче катка чакырдылар.

Илшат – Ялгызкаен егете, ә Рүзилә күрше Тугай авылыннан икән, мәктәпне биредә тәмамлаган. 1991 елда өйләнешеп, Себер якларына чыгып киткәннәр, анда “Газпром”, “Лукойл” җәмгыять-ләрендә эшләп, 20 елдан соң туган якларга кайтырга булганнар. Башта Стәрлетамакта фатир сатып алып, төпләнергә ниятләгән булсалар да, Илшатның балачактан килгән хыялы аларны авылына тарткан.
–Үземне белә башлаганнан алып пешкән икмәк исен яраттым һәм кайчан да булса икмәк пешерү цехы ачачагыма ышана идем, – ди йорт хуҗасы.
–Бирегә кайтканда миңа 39 яшь иде, беркайда да эшкә алырга атлыгып тормадылар, “яшең олы” дип әйтүчеләр дә аз булмады, – дип сүзне дәвам итә Рүзилә. –Аптырап, “Орифлейм” компа-ниясенә кереп киттем, тиз вакыт эчендә анда директор дәрәҗәсенә күтәрелдем, хәтта автомобиль белән бүләкләделәр үземне. Ә Илшат вахта ысулы белән Себергә йөреп эшләвен дәвам итте. Ләкин аерым яшәү безнең өчен түгел, шуңа да биредә бергәләп эш башлап җибәрергә булдык.
Бервакыт Вәлишиннар Ялгыз-каенда пекарня сатылуы хакында авыл сайтындагы хәбәргә юлыга. Һәм озак та уйлап тормастан җыйган акчаларына, җитмәсә, кредитлар да алып, пекарняны сатып ала.
–Эшне җайга салып җибәргәнче бик күп мәшәкатьләр үтәргә туры килде: пешерү мичләре иске, еш ватыла иде, әле теге, әле бу корылма сафтан чыга, яңа төзелгән булса да, бинаның торышы мактанырлык түгел. Ярый әле Илшатның куллары алтын: ул бар корылмаларны диярлек үз куллары белән төзәтә, төзелеш-ремонт эшләрен дә яхшы белә,– дип сүзне дәвам итә Рүзилә. Пе,карня эшли башлауга , гап-гади түбәне икенче каттагы яшәр йорт итеп эшләтүгә тотындык.
Илшатның әти-әниләре шушы авылда яши, уллары белән киленнәре төнге ике-өчләргә кадәр пекарняда эшләп, көчкә төп йортка кайтып егыла.
Аның урынына, бүген балала-рының эшләре чәчәк ата, икенче катта менә дигән фатирлары нур чәчеп тора. Ничек сөенмисең?
Илшат белән Рүзиләнең бердәнбенр кызлары Энҗе Стәрле-тамакта колледж тәмамлап, БДУга укырга кергән, эшләп тә йөри. Кызларының киләчәктә үз эшләрен дәвам итәчәгенә ышана Вәлишиннар.
–Эшкуарлык белән шөгыль-ләнгән һәркем зур табыш алу турында хыяллана, сездә хәлләр ничек – дигән сорау бирәм мин аларга.
– Әлегә без алган кредитларны вакытында түләп, үзебез эш биргән алты кешегә лаеклы хезмәт хакы түли алуыбызга сөенәбез,– ди Рүзилә.
Ярый әле кызларыбыз тырыш, булдыклы. Икмәк пешерүчеләр Рәмилә Нигъмәтуллина, Римма Әмирова, Фәйрүзә Гафарова һәм Эльвира Бикбаева, сатучылар Ләйсән Ермакова һәм Гүзәл Нигъмәтуллина – безнең терәгебез. Алар үзләре ачык йөзле, тәмле телле, җитмәсә, үз эшенең осталары. Безгә килгән һәр кеше “сездә рәхәт, җылы мохит” ди.
Ялгызкаенда ике пекарня эшли. Инде күптән бу эш белән шөгыльләнгән Миңлегали Зәһ-ретдин улы (ул шулай ук малчылык, игенчелек белән дә шөгыльләнә, зур кибет тота) Вәлишиннарга бер дә конкурент итеп карамаган, ә тормыш иптәше Фәнүзә Әхәт кызы белән бергәләп төпле киңәшләр биргән, һәрчак ярдәмгә килгән.
“Киләчәктә планнар зур, аларны тормышка ашырырга Ходай сәламәтлекләр һәм гомер бирсен”, – ди Вәлишиннар. Шулай булсын!

 Рүзилә һәм Илшат Вәлишиннар. 

 

Икмәк пешерүчеләр
Эльвира Бикбаева, Римма Әмирова.

Гөлара Арсланова.
Уфа-Гафури-Уфа.

Башкортстан яңалыклары


   Кичә, 11 нче декабрьдә, бер төркем “Өмет”челәр Борай – Балтач якларында булып кайттык. Бу – минем өчен эш сәфәре генә түгел, форсаттан ф...
Октябрь азагында республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә Радий Хәбиров онкология һәм кардиология диспансерларының яңа корпусларын  төзүне о...
Яңавыл районының Бәнибаш авылында 86 яшьлек каенана белән 47 яшьлек килен арасында низаг чыга: имеш, кайнасы авылда килене турында гайбәт ...
  “Российская газета” хәбәр итүенчә, чиновникларга тыйган кебек, Русиядә укытучылар белән табибларга да бүләк алуны тыярга мөмкиннәр. Бу...
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “Торатау” геопаркы төзү турындагы указга кул куйды. Паркны төзүнең максаты – респуб...
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров вузга ничек укырга кергән? Бу хакта ул “Һөнәре буенча иң яхшысы” һөнәри осталык бәйг...
  Республикада яшәүче үсмер кыз катлаулы тормыш хәлләренә тарыган, ул 6 айлык  кул баласы белән ялгызы калган. Яшь әни – ятимә, аның үз ...
Кар-бураны булмаса да, тышта кыш инде, җәмәгать. Декабрьнең 12нче көне генә булса да, халык кыштыр-кыштыр Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлад...

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Иркутск өлкәсе суды элеккеге милиционерны 60 кеше үтерүдә гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Ангарск шәһәрендә яшәү...
Яңа елга яңа исемлек: илдә сәламәтлек өчен аеруча мөһим булган һәм хакларын дәүләт үзе контрольдә тоткан дарулар исемлеген киңәйттеләр. Мо...
Ырынбур өлкәсе Сакмар районы Чапаевское авыл зиратында  кар астыннан  10 яшьлек малай җәсәден табып алганар. Җинаять урынын үтерүдә гаеплә...
Узып баручы 2018 елда Русиядә ришвәт алу һәм бирү 10 процентка арткан. Гыйнвар октябрь аенда Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы  3 ...

Дөнья


Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә ...
  Көньяк Африка республикасында Кейптаунда кыя  кырыенда турист ханым фотога төшәргә уйлый, махсус кадр өчен сикерә... һәм кыядан егылып ...
  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы полициясе  дөяләргә атланып йөрүче махсус патруль булдыруы турында хәбәр итте. Бу хакта Gulf News...
Facebookта билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык. ...