Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Республикада “Башкортстан тарихы битләре” республика фестиваль-марафоны дәвам итә

Сишәмбе көнне Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулуга багышланган “Тарих битләре” муниципаль берәмлекләр арасында халык иҗаты фестиваль-марафоны чикләрендә Дүртөйле районы чыгыш ясады.

Данлыклы, һәр тармакта алдынгы Дүртөйле төбәгенең эшчән, уңган халкы колачлап эшли дә, рәхәтләнеп ял итә дә белә. Чарага килгән һәркем бу хакыйкатькә тагын бер кат инанып, үз туган ягына булган горурлыгын ны-
гытып кайтып киткәндер. Чынлап та, уңдырышлы җирләре, “кара алтын”ы, район данын чит төбәкләргә таныткан талантлы шәхесләре белән бай Дүртөйле ягы. Филармониянең иркен залы ул кичне районда туып үскән, тамырлары шушы төбәккә барып тоташкан һәр милләт вәкилләре һәм башка кунаклар очрашуыннан шау-гөр килде. Фойега аяк басуга ук күңелләрне бәйрәм шаукымы биләп алды – милли ризыклар һәм сувенирлар, сәнәгать оешмалары тауарлары күргәзмәсе, Дүртөйленең данлы үткәне һәм бүгенгесенә багышланган “Агыйделнең ак шәһәре” дигән экспозиция , район һәм шәһәрнең оештырылу тарихы һәм күренекле шәхесләр турында күргәзмәләр – болар барысы да бик чагу, игътибарны тартып торырлык матур тамашага тиң булды. Минем үземә шәхсән җирле рәссамнарны берләштергән “Мой край родной” сәнгать мәктәбе күргәзмәсе бик ошады. Ирек Асылгәрәевның искиткеч матур пейзажлары, Миләүшә Габдуллинаның мәчет күренешләре, Дарина Князеваның аллы-гөлле мозаикасы сокландырды. Кунак-
лар өчен сәләтле балаларның таң калырлык кул эшләре дә тәкъдим ителде – Исмаел авылы сәнгать мәктәбенең башкорт милли киемнәреннән курчаклары һәм башка кызыклы эшләнмәләре биредә сәләтле, иҗатка тартылган балалар үсеп килүен дәлилли иде.
Каланың “Таң”- кафесы үзенең тәмле-татлы ризыкларын, “Россия” токымчылык оешмасы сөт продук-
циясен алып килгән иде. Тәмләп карарга теләгән һәркем өчен натураль эремчек- каймагы да, кымызы, кефиры да куелган иде кунакчыл өстәлләргә.


Дүртөйленең тагын бер мактанычы – аның данлыклы нефтьчеләре! Бу каһарман һөнәр ияләре, нефть чыганакларын үзләштерү тарихы турында бай эчтәлекле экспозициядә бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган иде. Район республикага күп кенә билгеле галимнәр, композиторлар, язучылар, артистларны биргән төбәк. Сәхипзадә Мәкъсүтов, Шәехзадә Бабич, Зыя Мансур, Хөсни Кәрим, Бәдрүш Мокамай, Наҗар Нәҗми, Фәния Габидуллина, Венер Фәттахов, галим Вил Мирзаянов, хоккейчы, дөнья чемпионы Ирек Гыймаев, артистлар Фидан Гафаров, Илсөяр Газетдинова, Радик Динәхмәтов, композитор Мөфтәдин Гыйләҗев, Ризван Хәкимов һәм башка тагын шундый талантлар – бу уңдырышлы төбәкнең асыл җимешләре. Аларның һәрберсе турында шулай ук тулы мәгълүматлы зур стенд эшләнгән.

Күргәзмә белән танышу.

Менә шулай төрле мавыктыргыч күргәзмәләрне хозур кылып, үзара аралашып, күптән күрешмәгән якташларның шушында күрешеп, куанышып, фотога төшеп, адреслар алмашып йөрүе онытылмас зур бәйрәмгә әйләнде. Ә бәйрәмне районның үзешчән иҗади коллективларының зур концерты дәвам итте. Тамашаны театрлаштырылган-хореографик композиция ачты. Күпмилләтле районның халыклар дуслыгын чагылдырган бу чыгышы алда көтелгән Халыклар бердәмлеге көненә дә аваздаш булып тоелды. Районның билгеле артистлары Радик Динәхмәтов, Ризван Хәкимов, Илсөяр Газетдинованың ялкынлы чыгышлары, үзешчәннәрнең берсеннән-берсе матур концерт номерлары күңелләргә хуш килде. Районның үткәне, бүгенгесе, киләчәкне күзаллавы турында төшерелгән фильм да Дүртөйленең чын мәгънәсендә, республиканың энҗе бөртеге икәнлегенә

ышандырды

.


Гадәттә, күңелле, рәхәт әйбер тиз уза. Марафон чикләрендә оештырылган бу күңелле кичә дә күз ачып йомганчы үтте дә китте. Шулай да, онытылмас җылы мизгелләре белән күңел түрендә озак сакланыр әле якташларның бу очрашуы.
Кичәне йомгаклап, марафон эстафетасын тапшыру тантанасы узды. Эстафета дүртөйлеләрдән Ярмәкәй районына күчә. Шулай итеп, сәхнәгә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Мәсгуть улы Хәйруллин һәм Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Әмир улы Раянов күтәрелде һәм алар кулдан-кулга шушы күркәм чараның билгесен – марафон штандартын алыштылар. Димәк, республикабызның көтелгән шанлы юбилее уңаеннан оештырылган бу күркәм чараның лаеклы дәвамы ышанычлы кулларда!

***
Дүртөйле районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә, нефть чыгаруга, төзелеш материалларын җитештерүгә һәм табигый газ кууга корылган.
Төп сәнәгать предприятиеләре Дүртөйледә, Семилетка посело-
гында, Исмаел авылында урнашкан.
Биредә “Дүртөйле сөт продукт-
лары комбинаты”, “Дүртөйле ит комбинаты”, “Дүртөйле икмәк заводы”, “Башремстройсервис”, “Газпром” газүткәргеченең җитештерү идарәсе, Әсән кошчылык фабрикасы һәм кирпеч заводы эшли. Дүртөйледә Башнефтьның Чакмагыш НГДУсы урнашкан, ул Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарындагы нефть ятмаларын хезмәтләндерә.
Авыл хуҗалыгында исә Дүртөйле – бөртеклеләрне һәм терлекчелек продукциясен иң эре җитештерүче.
Елена Фатыйхова.
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.