Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Аскын районы Солтанай авылы халкы аның  хакында “үзебезнең Земфира” ди

Төбәк башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров эшкә килгән көненнән алып республикада сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә зур игътибар бүлә. 15 октябрьдә Башкортстан хакимиятендәге оператив киңәшмәдә ул республика саулык саклау министрлыгының эшен каты тәнкыйтьләде һәм саулык саклау системасына шикаятьләрнең күп булуына зур игътибар бүлде. Ул шулай ук Уфада поликлиникаларның, белгечләрнең, шулай ук сирәк очрый торган чирле пациентларга даруларның җитешмәвенә дә басым ясады.

Узган атнада республика җитәкчесе Благовар районының Мирный авылында меңгә якын халыкны хезмәтләндергән фельдшер-акушерлык пунктында булды һәм анда эшләүче медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән танышты. Ул аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм район җитәкчеләренә авыл ФАПларын үстерергә һәм аларга ярдәмгә бар мөмкинлекләрне файдаланырга кушты. “Мондый ФАПлар мөһим, аларны сакларга кирәк”, – диде Радий Фәрит улы.
Чынлап та, авыл җирендә медицина хезмәткәре – иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәр иясе. Берәрсе авырып китсә, иң элек ярдәм сорап аңа йөгерәләр. Төн уртасымы, буранмы, яшенле койма яңгырмы – фельдшерга берни дә киртә түгел, санитар сумкасын тотып шул минутта ук авыру янына йөгерә ул. Иң тәүге ярдәмне кешегә авыл врачы күрсәтә.
Юлыбыз Аскын якларына төшкәч, без иң элек авылларда медицина хезмәтләндерүенең торышы белән кызыксындык. Каракүл һәм Кушкүл авылында яшәүчеләр безгә авылларын хезмәтләндерүче медицина хезмәткәре – Солтанай фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Земфира Рәшит кызы Хәлилова турында зур хөрмәт белән сөйләде. Аның турында гәзиттә язып чыгуыбызны үтенде.
– Авылга җәен генә юл төзелде, менә шул бала безнең Солтанайдан 4 чакрым ераклыктагы авылга көн саен диярлек килә, хәлләребезне белә, безне дарулары белән генә түгел, ә бар мөнәсәбәте, җылы сүзе белән терелтә, – диде алар бертавыштан.
Без Солтанай авылына килеп кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. ФАП ишеге ачык, анда 4-5 кеше дәваланырга килгән булып чыкты. Безне ягымлы ханым каршы алды һәм түргә чакырды. Әлеге дәвалау учреждениесенең торышы яхшы гына икән, кабул итү, процедура, персонал һәм... мич бүлмәләре бар. Әйе-әйе, биредә бүген дә бинаны утын ягып җылытырга мәҗбүрләр икән. Безнең өчен бу көтелмәгән хәл булып тоелса да, районның күпчелек ФАПлары нәкъ менә шулай мичкә ягып җылытыла дип аңлаттылар безгә. Хәер, якын киләчәктә Солтанайда ФАП электр белән җылытыла башлаячак, диләр, моңа бик тә ышанасы килә. Чөнки бүгенге көндә 305 кешене хезмәтләндергән Земфира Рәшит кызына бер үзенә халыкны дәваларга да, мәйданы зур гына бинаны җыештырырга да, кышын кар чистартырга, хәтта утын ташып өяргә һәм ягарга да туры килә. Ярый, анысына авылдашлары ярдәм итә икән әле.
Земфира 2003 елда Бөре медицина училищесының фельдшерлар әзерләү бүлеген тәмамлаган, аннан шактый вакыт Учалыда балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәгендә тәҗрибә туплаган. Гаилә мәшәкатьләре белән аңа туган якларына кайтып урнашырга туры килгән: башта нефтьчеләрдә, аннан Арбаш авылында фельдшер булып эшләгән. Шунда эшләгәндә, 2017 елда “Земский фельдшер” программасы буенча 500 мең сум акча алуга ирешкән. Моңа ул шатланып бетә алмый.
– Арбаш халкын якын иттем, ләкин андагы хезмәткәр декрет ялыннан чыккач, Солтанайга күчәргә туры килде, – ди бу уңайдан Земфира үзе. – Ләкин бүген шатланып бетә алмыйм – авыл халкы белән уртак телне тиз таптык.
Солтанайда әле ярты ел гына эшләвенә карамастан, ул авыл халкының хөрмәтен казанырга өлгергән. “Элек минем урында эшләгән Фәния апа Суфияновадан үрнәк алып, кирәк чакта аның киңәшләренә, ярдәменә дә таянып эшлим, – ди Земфира үзе. – ФАПта 40 ел буена тырышып эшләгән, бар халыкның сәламәтлеге сагында торган кеше ул Фәния апа. Әле юлсыз чакларда да, аягына кышын –пима, җәен итеген киеп, кар-яңгырларда өч авыл халкын җәяүләп хезмәтләндерергә җан-фарман тырышкан. Аның алмашчысы булып калып, аннан кайтышрак эшләргә хакым юк минем шулай булгач”.
Бүген Солтанай фельдшер-акушерлык пункты өч авыл халкын – Солтанай, Кушкүл, Каракүлне хезмәтләндерә. Шуларның җитмеш бере – балалар, 52се – өлкән яшьтәгеләр, калганнары – эш яшендәгеләр. Әйткәндәй, авыллар зур булмаса да, ел башыннан алып биредә 4 сабый дөньяга килгән, шуларның икесе – сентябрь һәм октябрь айларында. Әле Кушкүл авылына Земфира көн саен үзенең шәхси автомобилендә яңа туган нарасыйның хәлен белергә йөри. Барганда авыл халкының (аларның күбесе өлкән яшьтәгеләр) хәлен белергә дә, кирәк икән дәваларга да вакыт җәлләми.
Земфира Рәшит кызы үзе Солтанайдан 12 чакрым ераклыкта урнашкан Аскын авылында яши икән. Көн саен иртән ике кызын тәрбияләп мәктәпкә озата да, үзенең шәхси машинасында Солтанайга ашыга. Араның ерак булмавы һәм авыл халкының үзен якын итеп кабул итүе аңа тагын да тырышыбрак эшләргә көч-дәрт бирә.
– Бу якларда яшәүче кешеләрнең эчкерсезлеге, тирән ышаныч белән караулары мине канатландыра, – ди ул. – Кабул итүләр белән бергә, санитар эшкәртүләр үткәрелә, өлкән яшьтәгеләр һәм авыр чирлеләрне өйләрендә хезмәтләндерәм. Тар белгечләргә ихтыяҗ бар икән, мин ул кешеләрне районга юллыйм. Үз участогымда эшләгән һәркемнең сәламәтлек буенча булган бар проблемаларын белергә һәм ярдәм итәргә бурычлымын дип ышанам. Шул ук вакытта Аскын районы хакимияте һәм район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге дә үтенечләрне җавапсыз калдырмый. ФАПка һәр квартал саен барлык кирәкле препаратлар бүленә. Ә бинаны тәртиптә тоту мәсъәләсенә килгәндә, моның өчен сабын, порошок, лампочка һ.б. бүленә һәм өстәмә рәвештә түләнә.
Шул арада без ФАПка дәваланырга йөрүчеләрнең кайсыберләре белән дә сөйләшеп алырга өлгердек:
Әсхәт Галимҗан улы Галиванов, 78 яшьтә. Абыйга көтүен дә көтәргә, башка күп төрле һөнәрләр буенча да эшләргә туры килгән. Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Апа бүген мәрхүм инде, балалары исә әтиләренә һәрдаим ярдәм итеп тора икән:

– Элек бездә Фәния Суфиянова ханым эшләде. Аның күрсәткән изгелекләре бихисап, менә үзе хаклы ялга киткәндә дә, урынына лаеклы белгеч калдырып китте. Моның өчен рәхмәтлебез. Земфира –Солтанай оныгы, күз алдыбызда үсте. Шуңа аны барсы да ярата, хөрмәт итә, безгә эшкә килгәч бик шатландык. Тырышлыгы сокландыра, гел шулай эшли күрсен.

Наза Кадифҗан кызы Фазлетдиновага 49 яшь, ул сатучы булып эшли. Тормыш иптәше Ким Шәмсел улы белән дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларын сөеп туя алмыйлар. Ире читкә, төзелешкә китеп эшләргә мәҗбүр икән, чөнки авылда эш юклыгы аяныч.

– Гәзит-телевидениедән еш кына әле тегендә, әле монда ФАПлар ябылуы турында сөйлиләр, шуңа Ходайдан теләп кенә торабыз: бер үк безнеке дә ябыла күрмәсен. Земфирабыз тырышып эшли: кирәк икән уколын да кадый, системасын да куя, үз вакытында районга диспансеризациягә дә җибәрә. Авыр чирләп китүче булса, “Ашыгыч ярдәм”не дә чакыра, үзе озатып ук бара. Ничек шатланмыйк ди, шундый булдыклы медицина белгечебез булганга?!

Регина Нигъмәтҗановага 24 яшь кенә, ул ике бала анасы – өч һәм биш яшьлек балалары үсеп килә. Регинаның ире Марат та, авылда эш урыннары аз булу сәбәпле, читтә, шәхси эшкуарда эшләргә мәҗбүр икән. Алар гаиләсе менә өченче ел инде “Өмет”не укый, балалары исә “Чаткылар”ны көтеп ала икән.

– Фәния апа кебек кеше булмас инде дигән идек, шөкер, Земфира да үзенең ачыклыгы, тырышып эшләве белән бар халыкны яраттырырга өлгерде. Аңа киләчәктә дә эшендә һәм гаиләсендә уңышлар телибез. Һәм, әлбәттә, авылга газ килеп, ФАП та газ белән җылытыла башласын иде. Бүгенге көндә мич ягып җылыту эш түгел!

Авыл халкының фельдшер ханым Земфирага шундый җылы мөнәсәбәттә булуын тоеп, без дә шатландык. Кешене дару гына дәваламый, җылы сүз, якты чырай, яхшы мөнәсәбәт шифалырактыр да әле. Земфира авылча эчкерсезлеге, кешеләрне яратуы белән әнә шундый зур абруй, хөрмәт казанган. Авыл фельдшеры нәкъ шулай Земфира кебек булырга тиештер дә.

Гөлара Арсланова.
Автор фотосурәтләре.
Уфа-Аскын.